+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 ноябрь 2022, 13:25

Салым түләүченең эше җиңеләя

Бүген Башкортстанның Финанс министрлыгында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова рәислегендә бердәм салым исәбе институтын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Салым түләүченең эше җиңеләяСалым түләүченең эше җиңеләя
Салым түләүченең эше җиңеләя
Киңәшмәдә Дәүләт җыелышы-Корылтайның Бюджет, салым, инвестицион сәясәт һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Рида Собханкулова, Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Андрей Агапов, Федераль казначылыкның республика буенча идарәсе җитәкчесе Светлана Мәрвәрова һәм башкалар катнашты.

- 2023 елның 1 гыйнварыннан салым буенча бюджет белән исәп-хисапларның яңа системасын кертү салым түләүчеләрнең хәлен яхшыртуга юнәлтелгән, бюджетка түләүләр буенча исәп-хисапларны тагын да уңайлырак итә, - дип билгеләп үтте Лира Игътисамова.

Андрей Агапов бердәм салым исәбен гамәлгә кертү өчен барлыкка килгән шартларны һәм алшартларны атады, аның өстенлекләрен билгеләде. Федераль салым хезмәте, заманча техник мөмкинлекләрне һәм яңалыкларын кулланып, һәр салым түләүче өчен конституцион бурычын үтәүнең җиңеллеген тәэмин итә алачак.

Агымдагы елның 1 июленнән салым түләүчеләр экспериментта ирекле рәвештә катнашты, яңа ел башыннан бу тәртип һәркем өчен мәҗбүри була. Бердәм салым түләү - бюджетка салымны күчерүнең махсус схемасы. Оешмалар һәм шәхси эшкуарлар мәҗбүри түләүләрне бер түләү заказы белән түли алалар. Шул ук вакытта түләүдә салым түләүченең суммасын һәм ИННын гына күрсәтергә кирәк. Салым түләү һәм отчет бирү вакыты үзгәрәчәк. Салымнар өчен – айның 28 числосына кадәр, отчет өчен 25 числога кадәр бердәм срок билгеләнде.

Моннан тыш, киңәшмәдә республиканың берләштерелгән бюджетына салым керемнәрен формалаштыру, финанс һәм салым органнарының мәгълүмат алмашу буенча үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас