

- Башкортстанның яшь эшкуалары зур активлык күрсәтте. Монда 133 проект грантлар алды, - дип аңлатты Русия икътисади үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова.
- Башкортстанда грантлар ике этапта бирелде. Яшь эшкуаладан гаризаларны беренче кабул итү августта узды. Ул вакытта 41 млн. сумнан артык суммага 86 гариза хупланды. Икенче агым сентябрь ахырында узды, аның нәтиҗәләре буенча 22 млн. сумнан артык суммага 47 яшь эшкуар грантлар алды. Бу елның октябрендә кече эшкуалык субъектларына бирелгән акчалар, - дип шәрехләде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.
Фото: pravitelstvorb.ru