+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 ноябрь 2022, 14:51

Мәскәүдәге икътисади конгресста республика да катнаша

22-24 ноябрьдә Мәскәүдә XIII балалар товарлары индустриясе конгрессының федераль этабы узачак. Чарада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Александр Шельдяев та катнашачак.

Мәскәүдәге икътисади конгресста республика да катнашаМәскәүдәге икътисади конгресста республика да катнаша
Мәскәүдәге икътисади конгресста республика да катнаша

Конгрессның төп вакыйгасы "Балалар товарлары индустриясе: үсеш өчен көчләрне берләштереп" дигән пленар дискуссия булачак, ул 22 ноябрьдә 12:00 сәгатьтә "ТАСС" мәгълүмат агентлыгы бинасында узачак.

Чараның төп бурычы - дәүләт һәм Русия предприятиеләренең балалар өчен сыйфатлы товарлар җитештерүен арттыру, Русия уку йортларын илебезнең иң яхшы җиһазлары белән тәэмин итү.

- Башкортстан Республикасы Русиядә беренчеләрдән булып "юл картасын" эшләүгә кереште. Әлеге карта үзебездә җитештерелгән балалар товарларын арттыру өчен шартлар булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Республика бюджетына ел саен җиһазларны субсидияләүгә 90 миллион сум һәм чималны субсидияләүгә 100 миллион сум акча салына. Бу акчалар көндәшлеккә сәләтлелекне арттыруга һәм җиңел сәнәгатьне һәм мебель җитештерү тармагын үстерүгә шартлар булдыруга, шул исәптән балалар өчен товарлар җитештерә торган предприятиеләр үсеше өчен дә эшли, - дип билгеләп үтте Александр Шельдяев.

Балалар товарлары индустриясе конгрессы федераль һәм төбәк хакимият органнары җитәкчеләре, балалар товарлары индустриясе вәкилләре һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашлыгында узачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас