

Күпчелек кеше, салымны ни өчен түлим, бу миңа нәрсә бирә, дип уйлый. Салым акчалары исәбенә тормышка ашырыла торган гамәлләр (аерым тармаклар эшчәнлеге, социаль программаларны тормышка ашыру һ.б.), ягъни гомум файда ни дәрәҗәдә реаль соң?
Чыннан да, без нәрсә өчен салым түлибез (беренче чиратта НДФЛ)? Бу акча кая тотыныла һәм аларны урламыйлармы? Ни өчен Русия салым түләүчесе казнага акча кертергә атлыгып тормый?
Нәрсә ул?
Гадиләштереп әйткәндә, дәүләтнең финанс бурычларын каплау өчен салым органнары компанияләрдән һәм физик берәмлекләрдән, ягъни бездән, мәҗбүри рәвештә ала торган түләүләр “салым” дип атала.
Дәүләтләр барлыкка килгәндә ясак-җыемнар натураль продуктлар, азык-төлек сыйфатында булса, соңыннан салым дәүләтнең төп кеременә әверелгән.
Дәүләтнең төп максаты – үз гражданнары турында кайгырту. Барлык социаль максатларны тормышка ашыру өчен салымнар кирәк. Сүз монда гражданнарның тормыш сыйфаты, сәламәтлеге, белем дәрәҗәсе һәм халыкның иминлеге турында бара. Моннан тыш, бюджетка керемнәребезнең бер өлешен биреп, без, асылда, тормыш өчен уңайлы мохит булдыруда катнашабыз. Без иминлекне тәэмин итү, юллар төзелеше, мәгарифне үстерү, ярлылыкны бетерү кебек программаларны инвестициялибез. Барлык дәүләт органнары һәм учреждениеләре эшчәнлеге дәүләт бюджетыннан финанслана. Атап әйткәндә, Оборона ведомствосы, хокук саклау органнары, дәүләт идарәсе структуралары эшчәнлеге салымнар исәбенә тәэмин ителә.
Безнең илдәге һәр граждан салым түләргә тиеш. Русия Конституциясендә – дәүләтнең Төп законында – шулай дип язылган.
Кыскасы, әгәр дә без икътисади үсеш алган цивилизацияле җәмгыятьтә яшәргә телибез икән, керемебезнең бер өлешен уртак казнага биреп, бюджетны формалаштыруда, уңайлы социаль мохит булдыруда катнашырга тиешбез.
Алар нинди була?
Салымнарның бер өлеше турыдан-туры була, ягъни граждан аны дәүләткә турыдан-туры түли. Туры салым күләме берничә шартка бәйле. Мәсәлән, салым түләүчеләрнең керемнәре күбрәк булса, алар бюджетка да күбрәк түли.
Төрле товарлар сатып алганда без түләгән турыдан-туры салымнар бар. Безнең илдә һәм Европада мондый салым өстәмә бәя салымы (НДС),
АКШта сәүдә салымы, дип атала. Кайбер илләрдә зиннәтле әйберләргә аерым салым салына (бездә – акциз дип атала), моннан тыш – тәмәке һәм алкоголь акцизы бар.
Физик берәмлекләр кеременә салым (керем салымы, яки НДФЛ) универсаль салым булып тора, аны теләсә нинди керем алган барлык гражданнар диярлек түли. Русиядә керем салымының бердәм ставкасы 13 процент итеп билгеләнгән.
Салым законнарына ярашлы, Русия Федерациясендә салымнар 3 баскычлы: федераль, төбәк (республика) һәм урындагы салымнар. Алар, үз чиратында, берничә төргә бүленә. Урындагы салымнар исәбенә, әйтик, җир салымы, физик берәмлекләр милкенә салым, сәүдә җыемы керә.
ИНН – шифр
ИНН – салым түләүченең шәхси номеры. ИНН – шифр, анда шифрның хуҗасы турында мәгълүмат бар һәм аның кеременә салымнарны контрольдә тоту өчен хезмәт итә. ИНН физик берәмлекләргә генә түгел, банкларга, фондларга, оешмаларга һәм эшкуарларга да бирелә. ИНН Русиянең һәр гражданында, субъектында булырга тиеш.
Физик берәмлекләргә ИНН эшкә урнашу, керемнәрне декларацияләү, дәүләт хезмәтләрендә теркәлү, салым тотып калынган акчаларны рәсмиләштерү, төрле документларны тутыру өчен кирәк.
ИНН физик берәмлекнең теркәлү урынында (паспорт буенча) урнашкан салым хезмәте тарафыннан бирелә.
Русия системасының үзенчәлеге
Бездә керемгә салым шактый түбән, шул ук вакытта хезмәт хакы фондына йөкләнеш зур. Русиядә эш белән тәэмин итүче (предприятие, оешма һ.б.) барлык социаль фондларга (Мәҗбүри медицина, эшсезлек пособиесе, Пенсия фондына) түләүләрне башкара.
Мисал өчен, 13 процентлы керемгә салым (НДФЛ) барыбызга да билгеле. Ул кулга тиячәк хезмәт хакы суммасыннан алына. Ә менә безнең өчен бюджет һәм төрле фондларга түләнүче акчаларның 30 процентка якынын кулда тотып караганыбыз юк. Әйтик, 22 процент – Пенсия фондына, 5,1 процент – Мәҗбүри медицина страховкасы фондына, 2,9 процент – Социаль страховка фондына китә. Сүз, әлбәттә, рәсми рәвештә хезмәт хакы алучы ялланып эшләүчеләр турында бара.
Консолидацияләнгән бюджетта русиялеләрнең салымнар өлеше (НДФЛ) шактый түбән – нибары 11 процент. Чагыштыру өчен: Канадада ул 50 проценттан артып китә. Анда салым түләүче акчаларның кем тарафыннан һәм нинди максатларга тотынылуы турында хакимиятләргә таләпне дә күбрәк куя. Аның каравы, Русиядә бәягә кертелгән, турыдан-туры булмаган салымнарның (акцизлар, пошлиналар, һ.б.) шактый зур өлеше бар.
Салым түләүче рүсияленең уртача статистик портреты турында әйтсәк, аның салымнар түләүгә җәлеп ителү дәрәҗәсе бик түбән. Гражданнарның салым йөкләмәләре турында мәгълүматы юк дәрәҗәсендә. Алар дәүләт хезмәтләренең бушлай булырга тиешлегенә ышана, шуның нәтиҗәсендә салымнарны түләүгә тиешле игътибар бирми.
Күләмен киметеп буламы?
Була. Русия Федерациясенең Салым кодексы гражданнарга салым түләүләрен киметүнең законлы ысулын тәкъдим итә. Сүз салым ташламаларын куллану турында бара. Рәсми керемнәрдән 13 процент ставкасы буенча салым түли торган Русия Федерациясе гражданы тотылган салым акчасын кире кайтарып алуга дәгъва итә ала. Мондый очракны салым ташламасы дип тә атыйлар.
Асылда, салым ташламасы салым түләнгән керем күләмен киметүче сумма дип атала. Кайбер очракларда салым ташламасы элек түләнгән НДФЛ өлешен кире кайтаруны аңлата. Мәсәлән, торак сатып алу, дәвалау чыгымнары, укыту һ.б. салым ташламалары төрләре, шулай ук аларны кайтарып алу механизмнары Федераль салым хезмәте сайтында җентекләп язылган.