

Бу хакта Башкортстан Республикасы тышкы икътисади бәйләнешләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.
- 46 ел дәвамында Берләшкән Милләтләр Оешмасының Женева ассоциациясе күпчелек әгъза-илләр катнашлыгында хәйрия ярминкәсе-базары оештыра, анда һәр ил традицион милли сувенирлар һәм ашлар белән ике стенд әзерли. Узган елда БМО каршындагы Русия вәкиллеге иң яхшы илкүләм стенд өчен беренче призны яулады, - диде министр.
Быел республикадан чәк-чәк, бал, алкогольсез бәлзәм, пиалалар, матрёшкалар җибәрелгән булган.
Җыелган акча бөтен дөнья буенча мохтаҗ балаларга ярдәм итү өчен хәйрия проектларын тормышка ашыруга юнәлтелә.