-25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Икътисад
23 ноябрь , 20:05

Чын башкорт балы күпме тора?

Башкортстан Республикасы көне кысаларында ОТР федераль телеканалының туры эфирында Башкортстан авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов та чыгыш ясады.

Чын башкорт балы күпме тора?
Чын башкорт балы күпме тора?

Алып баручыларның соравына җавап биреп, министр бал яратуын әйтте.

- Башкортстанда натураль бал җитештерелә, аның өстәмәләре юк. Бу - кыйммәт продукт, ул арзан була алмый. Ләкин, аның каравы, ул бик файдалы һәм тәмле. Быел республикада җиде мең тоннага якын товар балы җитештерелгән. Без барлыгы 14 мең тонна җитештерәбез, умартачылар аның яртысын кышка калдыра. Балның күмәртәләп сату бәясе килограммы өчен 370 сумнан да арзанрак түгел. Димәк, ваклап сатуга 500 сумнан да арзанрак була алмый. Башкорт балын килограммы 500 сумнан да арзанракка күрсәгез, бу башкорт балы түгел.

Министр, Башкортстанда индустриаль бал җитештерү юк, дип өстәде. Бу - традицион эшчәнлек, аның белән бөтен гаиләләр дә дип әйтерлек шөгыльләнә. Умартачылык һөнәре буыннан-буынга мирас итеп тапшырыла.

Фото: i-gazeta.com


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас в