+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
23 ноябрь 2022, 11:00

Халык юкка ачуланмый...

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "ОТР" федераль телеканалына биргән интервьюсында республикада киң таралган файдалы казылмалар чыгаруга аңлатма бирде.

Радий Хәбиров сүзләренә караганда, әле күптән түгел генә дә, әйтик, алтын чыгаруга бәйле хәл бик аяныч иде, «эшнең бу өлеше контрольсез яссылыкка китә башлаган».

"Алтын ничек чыгарыла? Тракторлар килә, туфрак юыла һәм алтын табыла. Безнең башкорт бабае утыра һәм ике метр ераклыкта трактор эшли башлаганын күрә. Мондый эшкә карата бездә яшәүчеләрнең ачуы бик көчле иде», - дип белдерде Хәбиров. Аның сүзләренчә, күпләр урындагы халыкның, муниципалитетның, республиканың, экология бозылудан тыш, алтын чыгарудан нәрсә алуын аңламаган.

Лицензиатлар, үз чиратларында, халык белән берничек тә элемтәгә кермәгән һәм шул ук вакытта «үзләрен бик начар тоткан». «Шуңа күрә без коллегаларыбыз, контроль-күзәтчелек структуралары белән җир асты байлыкларыннан файдаланучылар эшчәнлеге һәм республика территориясендә җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия кысаларында бу мәсьәләләр буенча фикер алышырга килештек.

Без хәзер гражданнардан килгән барлык мөрәҗәгатьләрне әлеге комиссия утырышында карыйбыз, лицензиатларны чакырабыз һәм хәлне төзәтәбез», - дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы. «Кешеләр ачу белдергәндә моңа җитди игътибар бирергә кирәк, дип уйлыйм. Экологик хәл хәзер көннән-көн актуальләшә бара. Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: табигый казылмалар, әлбәттә, бәхет, җәмгыятьнең, муниципалитетның, республиканың, гомумән, илнең матди байлыгы, ләкин монда бик сак эш итәргә кирәк», - диде Башкортстан җитәкчесе.

Халык юкка ачуланмый...
Халык юкка ачуланмый...
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас