+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
23 ноябрь 2022, 12:09

Халыкара бизнес атналыгында нинди яңалыклар булачак?

Бөтенрусия Гаилә советы Уфада Халыкара бизнес атналыгы кысаларында узачак.

Халыкара бизнес атналыгында нинди яңалыклар булачак?Халыкара бизнес атналыгында нинди яңалыклар булачак?
Халыкара бизнес атналыгында нинди яңалыклар булачак?
«Дус илләр базарларында гаилә бизнесы: тышкы базарларга ничек чыгарга һәм уңышка ирешергә?» дигән пленар утырыш Башкортстан башкаласында Русиянең иң яхшы гаилә компанияләрен җыячак. Форумны Русия Сәүдә-сәнәгать палатасы федераль спикерлар җәлеп итеп оештыра.

Гаилә советларын уздыру төбәктә заманча эшлекле эшкуарлык культурасын формалаштыруга, буыннан-буынга тапшырыла торган тотрыклы гаилә бизнесын төзү белән берләшкән фикердәшләр берләшмәсенә ярдәм итә.

- Палата тикшерүе буенча, Русиянең кече һәм урта бизнесының 74 проценты - гаилә компанияләре. Гаилә бизнесы күптән һөнәрчелек кече бизнесын узып китте. Нигездә, бу - эре сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы компанияләре. Башкортстанда уңышлы гаилә бизнесы мисаллары бик күп. Алар - барлык гаилә әгъзаларының тырышлыгы аркасында авыр шартларда алга баручы компанияләр. Бөтенрусия Гаилә советлары мондый компанияләр өчен яңа мөмкинлекләр ача, — дип ассызыклады Башкортстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Тимур Хәкимов.

Башкортстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы Халыкара бизнес атналыгы кысаларында берничә стратегик сессия, осталык дәресе, "түгәрәк өстәл" һәм тренинг үткәрәк. Алар "Иран белән бизнесны ничек алып барырга?", "Ярдәм инфраструктурасы мөмкинлекләре: тышкы базарларга ничек чыгарга", "Чит илдә патентлау: нәрсәләрне белергә кирәк?", "Бизнеска финанс ярдәме: булган кораллар һәм мөмкинлекләр" һәм башка темаларга багышланачак.

Мәгълүм булуынча, Халыкара бизнес атналыгы Башкортстан башкаласында 14-17 декабрьдә узачак.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас