+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
23 ноябрь 2022, 05:04

«ТЭФИ-Капитал» премиясенә кем лаек булыр?

Уфада 15нче «Халыкара бизнес атналыгы-2022» форумы узачак. Аның программасында икътисад, экспорт, инвестицияләр, медиа һәм, әлбәттә, эшкуарлыкка багышланган чаралар планлаштырылган.

«ТЭФИ-Капитал» премиясенә кем лаек булыр?«ТЭФИ-Капитал» премиясенә кем лаек булыр?
«ТЭФИ-Капитал» премиясенә кем лаек булыр?

Шулай ук, Халыкара бизнес атнасында өченче мәртәбә икътисад, эшкуарлык һәм социаль җаваплы «Капитал» бизнесын яктырткан өчен Бөтенрусия премиясенә йомгак ясалачак.

Быел премиягә икътисад, бизнес, эшкуарлык турында 150дән артык эш юлланган. Бәйгедә катнашуга 135 эш сайлап алынган, дип сөйләделәр премиянең Оештыру комитетында.

«ТЭФИ-Капитал»ның географиясе, гадәттәгечә, киң – Оештыру комитеты ел саен илнең барлык почмакларыннан – Архангель, Владикавказ, Симферополь, Кемерово, Улан-Удэ, Киров һәм Русиянең башка төбәкләреннән эшләр кабул итә.

Бәйгене Оештыру комитетында билгеләп үтүләренчә, Уфада кунакларны яхшы каршы алалар: биредә киң һәм чиста урамнар, ярдәмчел, әдәпле кешеләр каршы ала һәм, әлбәттә, тәмле аш-су белән сыйлыйлар.

Бу хакта тулырак: mgazeta.com

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас