«Кама буе» аграр комплексы башкарма директоры Эльберт Насретдинов Краснокама районында 3 800 сыерга исәпләнгән сөтчелек фермасы төзү проекты турында сөйләде. Инвестор Арлан авылы янындагы мәйданчыкны алып, муниципаль «Эшкуарлык сәгате»ндә үз башлангычын тәкъдим иткән булган.
2024 ел азагына кадәр терлекчелек комплексын булдыруга кертемнәрнең гомум күләме 2,7 миллиард сум тәшкил итәчәк. Аның территориясендә сыерлар һәм бозаулар абзарлары, савым блогы урнаштырырга планлаштыралар. Яңа ферма 50 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
- Терлекчелек - гади бизнес түгел, сезне бу юнәлештә күрүегезгә шатбыз. Командабыз инвесторларның башлангычларын тормышка ашыруның барлык этапларында булыша. Килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итәргә тырышабыз, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Башкортстан территориясендә вагоннар төзү заводы проектын видеоэлемтә режимында Казахстанның Cool Infinity корпорациясе генеральный директоры Валентин Каргин тәкъдим итте. Сүз төбәктә тимер юл изотермик вагоннары, платформалар һәм башка җиһазлар җитештерүне оештыру турында бара. Якынча исәпләүләр буенча, төзелешкә 2,4 миллиард сум акча салыначак. Елына яңа предприятиедә 1,2 меңгә кадәр вагон җитештерәчәкләр. Шундый ук проект Казахстанда да гамәлгә ашырыла.
Уфа "Гипс" компаниясе генеральный директоры Артем Попов гипс һәм керамзит җитештерү буенча предприятие куәтләрен арттыру планнарын тәкъдим итте. Инвестор сүзләренчә, җитештерү мәйданын киңәйтү һәм яңа технология линияләрен урнаштыру планда каралган. Моннан тыш, гамәлдәге җиһазларның бер өлеше модернизацияләнәчәк. Җитештерүне үстерүнең барлык этаплары буенча инвестицияләрнең гомум күләме - 450 миллион сум.
Фото: glavarb.ru