+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 ноябрь 2022, 13:30

Башкортстанда дәүләт сатып алулары өчен контракт механизмы эшли башлаячак

Башкортстан Хөкүмәте балалар товарлары индустриясе предприятиеләрен үстерүнең юл картасын агымдагы ел ахырына кадәр раслаячак, анда тармакка ярдәм итү механизмнары каралачак. Бу хакта Мәскәүдә XIII Балалар товарлары индустриясе конгрессы кысаларында Башкортстан Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев сөйләде.

Башкортстанда дәүләт сатып алулары өчен контракт механизмы эшли башлаячакБашкортстанда дәүләт сатып алулары өчен контракт механизмы эшли башлаячак
Башкортстанда дәүләт сатып алулары өчен контракт механизмы эшли башлаячак

- Бүген республикада балалар өчен продукция җитештерә торган 80ләп предприятие эшли. Декабрьдә республика Хөкүмәте Башкортстанда балалар товарлары индустриясе предприятиеләре үсешенең юл картасын раслаячак, анда предприятиеләргә ярдәм итүнең финанс чаралары, шул исәптән уку җиһазларын, мәктәп җиһазларын, яңа туган балалар өчен товарлар сатып алу өчен офсет контрактлары механизмнарын да кертеп, - дип сөйләде Александр Шельдяев.

Төбәк Сәнәгать министрлыгы җитәкчесе шулай ук республикада мондый предприятиеләр өчен ярдәм чараларына зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Бюджетка ел саен җиңел сәнәгать һәм җиһаз җитештерүчеләр өчен җиһазлар, шул исәптән балалар өчен дә, һәм чималны субсидияләү өчен 100 млн. сум акча салына. "ЛегПром" күргәзмәсендә урындагы предприятиеләргә бушлай урыннар кебек ярдәм төре эшләде.

Конгресс нәтиҗәләре буенча анда катнашучыларның тәкъдимнәре 2023 елның гыйнварында Русия Президенты каршындагы Совет каршындагы эш төркеме утырышында тәкъдим ителәчәк.

Башкортстан территориясендә балалар товарлары индустриясен балалар киемнәре, спорт һәм мәктәп формалары, аяк киеме, яңа туган балалар, оек-оекбаш эшләнмәләре, балалар җиһазлары, уенчыклар һәм уен җиһазлары җитештерүчеләр тәкъдим итә. 2020-21 уку елыннан республикада «Башкортстан Республикасының бердәм мәктәп формасы» проекты гамәлгә ашырыла.

Фото: рravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас