

25 ноябрьдә Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Ростех” дәүләт корпорациясенең 15 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты. Анда Русия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.
– Мин сезнең барыгызны да, барлык коллегаларыгызны, иң беренче чиратта, эшчеләрне һәм осталарны, галимнәрне, инженерларны, конструкторларны, сынаучыларны – “Ростех” предприятиеләренең барлык хезмәт коллективларын әлеге әһәмиятле дата белән котлыйм! – диде Владимир Путин. – Шуны ассызыклыйсым килә: илебез икътисадының шундый куәтле индустриаль флагманын формалаштыру, финанс, идарә ресурслары концентрациясен булдыру турындагы карар үзен тулысынча аклады.
Дәүләт башлыгы заманча геосәяси шартларда предприятиеләр эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде.
— Бүген төп бурыч — безнең Кораллы Көчләрнең, иң беренче чиратта махсус хәрби операция үткәрүдә катнашучы частьлар һәм бүлекчәләрнең ихтыяҗларын тулысынча тәэмин итү өчен барысын да эшләү, — дип өстәде Владимир Путин. — Һичшиксез, “Ростех”тан микроэлектроника һәм электрон компонент базасы, авиатөзелеш, бишенче буын элемтә челтәрләре өчен җиһазлар кебек өлкәләрдә сизелерлек үсеш, уңышлы нәтиҗәләр көтәм.
Башкортстан җитәкчесе холдингның генеральный директоры Сергей Чемезовны, “Ростех”ның идарә командасын, шулай ук дәүләт корпорациясе структурасына кергән предприятиеләр коллективларын истәлекле дата белән котлады. Республика Башлыгы “Ростех”ның безнең төбәк белән нәтиҗәле хезмәттәшлеген билгеләп үтте, аның төбәк сәнәгатенең тотрыклы үсешен тәэмин итүен ассызыклады.
– "Ростех" — бик мөһим, безгә якын корпорация. Бүген аның зур гаиләсенә республиканың 13 предприятиесе керә, алар продукциясе белән без горурланабыз. Болар — авиадвигательләр, вертолетлар, радиоэлектроника, автобуслар һәм башка автомобиль техникасы, станоклар, меңләгән төрле деталь һәм приборлар. Боларның барысын да зур армия – иң яхшы 45 мең белгеч булдыра, — диде Радий Хәбиров. — "Ростех" — безнең мөһим партнерыбыз. Мин сезгә, Сергей Викторович, һәм бөтен дәүләт корпорациясе командасына шундый ныклы дуслык, ышанычлылык, планнарыбызга һәм башлангычларыбызга ярдәм күрсәткәне өчен бик рәхмәтле.
Фото: glavarb.ru