+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 ноябрь 2022, 07:46

Башкортстан экспортерлары яңа базарларны үзләштерә

Агымдагы елда яңа базарларны үзләштерү кысаларында Башкортстанның Экспортка ярдәм итү үзәге 5 электрон мәйданчыкны үзләштергән.

Башкортстан экспортерлары яңа базарларны үзләштерәБашкортстан экспортерлары яңа базарларны үзләштерә
Башкортстан экспортерлары яңа базарларны үзләштерә

Бу – Ecasb.com (Иран), Amazon.com.tr (Төркия), Lazada (Тайланд), Lesprom (Азия, Африка), Woodresource.com (Якын Көнчыгыш һәм Азия илләре). Исегезгә төшерәбез, узган елгы Халыкара бизнес атналыгы кысаларында чит ил электрон сәүдәсен үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышынган иде.

- Безнең Экспортка ярдәм итү үзәге халыкара сәүдә мәйданчыкларында товарларны алга этәрү буенча эш алып бара. 2020 елдан башлап «Экспортерның санлы паспорты» проектын гамәлгә ашырабыз, аның кысаларында инде 104 кече һәм урта бизнес субъекты фото -, видео - һәм текстлы контентны инглиз телендә алдагы халыкара маркетплейста урнаштырыла торган товарлар турында санлы паспортлар алды, – диде Башкортстанның тышкы икътисади багланышлар һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Агымдагы елда Халыкара бизнес атналыгы кысаларында Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан оештырыла торган чаралар шулай ук республика компанияләренең халыкара базарларга чыгуына багышланачак.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас