+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
28 ноябрь 2022, 19:06

Казахстан белән хезмәттәшлек үсешә

Көнбатыш илләренең санкцияләре шартларында Русиягә һәм республикага даими рәвештә яңа партнерлар эзләргә туры килә. Республика Башлыгы Радий Хәбировның чираттагы посты шул хакта.

Казахстан белән хезмәттәшлек үсешә
Казахстан белән хезмәттәшлек үсешә

Бүген Ырынбурда Русия һәм Казахстан арасында "Халыкара сәүдәнең инфраструктур чикләүләрен бетерү" дип аталган 18нче форумы уза. Әлеге форумда республика Башлыгы Радий Хәбиров та катнаша.

Радий Хәбиров белдерүенчә, Казахстан - Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегедә Башкортстанның төп партнеры. Узган елда төбәкләр арасындагы товар әйләнеше 1,5 тапкырга диярлек арткан һәм 421 миллион доллар тәшкил иткән.

- Без Казахстанга химия сәнәгате продукциясен, агач материалларын һәм целлюлоза-кәгазь эшләнмәләрен, авыл хуҗалыгы чималын, машина төзелеше һәм пыяла сәнәгате продукциясен экспортлыйбыз. Ә импорт өлешендә ягулык-энергетика товарлары, азык-төлек, металлургия һәм машина төзелеше продукциясе, химик товарлар, текстиль өстенлек итә. Башкортстан һәм Казахстан бик күп санда товар номенклатурасы җитештерә. Шул ук вакытта Башкортстанның отышлы географик урнашуы безгә Башкортстан һәм Казахстанның сәүдә системаларын интеграцияләү өлкәсендә проектларны үстерү өчен өстенлек бирә. Бу юнәлештә актив эшләр алып барыла. Казахстан төбәкләре белән без сәнәгать, авыл хуҗалыгында уртак проектларны гамәлгә ашырабыз, технологик кооперацияне тирәнәйтәбез", - дип язды Радий Хәбиров.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: