+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 Ноября 2022, 17:01

Радий Хәбиров Уфада зур хезмәттәшлек форумын үткәрергә тәкъдим итте

28 ноябрь көнне Ырынбурда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия һәм Казахстан арасында XII төбәкара хезмәттәшлек форумының пленар утырышында катнашты.

Радий Хәбиров Уфада зур хезмәттәшлек форумын үткәрергә тәкъдим иттеРадий Хәбиров Уфада зур хезмәттәшлек форумын үткәрергә тәкъдим итте
Радий Хәбиров Уфада зур хезмәттәшлек форумын үткәрергә тәкъдим итте

Чарада ике дәүләт башлыгы Владимир Путин һәм Касым-Жомарт Токаев чыгыш ясадылар. Алар ил төбәкләре белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлекнең төп өстенлекләрен билгеләде. Шул ук көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров өлкә губернаторы Денис Паслер белән очрашты. Алар төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту, шул исәптән транспорт һәм юл инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

- Форумны оештыруда ярдәм иткән һәм бүгенге диалог мөмкинлеге өчен Ырынбур өлкәсе губернаторы Денис Паслерга рәхмәт белдерәсем килә. Ырынбур шундый вәкиллекле Русия-Казахстан форумын ике тапкыр кабул итте инде. Хөрмәтле коллегалар! Уфада XX төбәкара хезмәттәшлек форумын үткәрергә тәкъдим итәм. Без дәүләтләр арасында аралашу һәм хезмәттәшлекне үстерү өчен барлык шартларны тудырачакбыз, - дип белдерде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас