+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
29 ноябрь 2022, 09:56

Ил буенча алдынгы урынга чыктык

Башкортстан программа белән тәэмин итүнең сатып алынган лицензияләре саны буенча Русиядә ТОП-10 төбәккә керде.

Ил буенча алдынгы урынга чыктыкИл буенча алдынгы урынга чыктык
Ил буенча алдынгы урынга чыктык

Нәкъ бер ел элек республика дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин Халыкара бизнес атнасында IТ-тармакны санлы трансформацияләү һәм үстерү мәсьәләләре буенча "түгәрәк өстәл"дә чыгыш ясаганда - «Киләчәккә инвестицияләр» турында хәбәр итте, кече һәм урта эшкуарлык субъектларында беренче сатып алынган мең программа продуктлары турында хәбәр итте.

- Башкортстанның сатып алынган ПО саны буенча алдынгы ун төбәккә эләгүе безнең программа продуктларына ихтыяҗ булуын күрсәтә. Республикада аларны МСП субъектлары гына түгел, башка эре оешмалар да сатып ала. Болар барысы да республика предприятиеләренең актив эшчәнлеге турында сөйли, алар үз бизнесын үстерү өчен алдынгы санлы инструментларны практикада куллана - дип билгеләде министр.

Башкортстан субъектлар рейтингында 10нчы урын яулады, беренче өч позицияне федераль әһәмияттәге шәһәрләр һәм Мәскәү өлкәсе алды, рейтингта Башкортстан Самара һәм Түбән Новгород өлкәләрен узып китте.

Агымдагы елның өченче кварталы мәгълүматлары буенча, Башкортстанда Русия производствосындагы офис программасын 8 399 берәмлек 50 процент ташлама белән сатып алган.

Кече һәм урта бизнесны санлаштыруга ярдәм итү программасы узган ел Русия Санлы министрлыгы "Русия Федерациясенең санлы икътисады" гомумдәүләт программасының "Санлы технологияләр" федераль проекты кысаларында эшли башлады. Ташламалы шартлар Идел буе федераль округы җитештерүчеләренә лицензиянең яртысын компенсацияләү нәтиҗәсендә гамәлгә ашырылды. Ярдәмнең мондый чарасы үзебезнең чишелешләрне эшләүчеләргә дә, бизнес вәкилләренә дә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.

Исегезгә төшерәбез, 14-17 декабрьдә Уфада Халыкара бизнес атнасы узачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас