+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
29 ноябрь 2022, 13:31

Индустриаль парклар чыгымнарын кайтара алачак

Русиядә индустриаль парклар һәм технопарклар инфраструктурасын булдыруга чыгымнарны компенсацияләү механизмын киңәйттеләр.

Индустриаль парклар чыгымнарын кайтара алачакИндустриаль парклар чыгымнарын кайтара алачак
Индустриаль парклар чыгымнарын кайтара алачак

Русия Хөкүмәте мәгълүматларына караганда, кайтару нормативлары ике тапкыр арттырылган, ә шәхси инвесторларга чыгымнарны кайтару лимиты 75 процентка кадәр күтәрелгән, элек ул 50 процент тәшкил иткән. Шулай ук Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы технопаркларның барлык төрләре өчен мондый дәүләт чыгымнарының бердәм администраторы булачак, дип хәбәр ителә. Сүз инде булган инфраструктура хисабына җитештерүне тиз арада эшләтеп җибәрү өчен әзерләнгән махсус мәйданчыклар турында бара.

- Бүгенге көнгә бу вакытында хәл ителә торган карар, чөнки хәзер без төзелешнең кыйммәтләнүен һәм санкцияләргә бәйле хәвеф-хәтәрнең кыйммәтләнүен күзәтәбез, - диде Башкортстан Республикасы Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. - Яңалык проектларның үз-үзен аклау вакытын ике тапкыр - җиде елга кадәр кыскартырга мөмкинлек бирәчәк, дип фаразлана.

Киңәшмәдә Русия Премьер-министры Михаил Мишустин үзенең урынбасарлары белән аңлатканча, бу сигез ел эчендә мондый ярдәм нормативларының беренче артуы.

Хөкүмәт документында билгеләп үтелгәнчә, төбәкләр һәм инвесторлар өчен технологик һәм индустриаль паркларда чыгымнарны каплау мөмкин булган чыгымнар буенча лимит паркның гомуми мәйданына 15 миллион сумнан 30 миллион сумга кадәр һәм биналарның гомуми мәйданының 1 квадрат метрына 60 мең сумнан 120 мең сумга кадәр арттырылган.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас