+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 ноябрь 2022, 15:38

Радий Хәбиров: "Без бу предприятие белән горурланабыз"

Радий Хәбиров "Орбита" фәнни-гамәлгә кертү предприятиесендә булды.

Радий Хәбиров: "Без бу предприятие белән горурланабыз"Радий Хәбиров: "Без бу предприятие белән горурланабыз"
Радий Хәбиров: "Без бу предприятие белән горурланабыз"

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның Дим районында урнашкан "Орбита" фәнни-гамәлгә кертү предприятиесенең җитештерү мәйданчыгында булды. "Орбита"да сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне тернәкләндерү өчен медицина җиһазлары җитештерелә. Төбәк җитәкчесе чыгарыла торган продукция белән танышты, шулай ук күчмә "Сәнәгать сәгате"н үткәрде, анда профильле җиһазлар җитештерүчеләргә ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

"Орбита"ның генеральный директоры Марсель Гыйниятуллин предприятие һәм анда җитештерелә торган продукция турында сөйләде. Радий Хәбиров лазер кисү цехын, җыю участогын, техник контроль һәм конструкторлык бюросын карады, продукция үрнәкләрен өйрәнде. Предприятиенең эшләнмәләре Русиядә һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләрендә киң кулланыла.

- Предприятие медицина тармагы һәм халкыбыз өчен бик кирәкле һәм сыйфатлы продукция җитештерә. Без бу предприятие белән горурланабыз. Мондый предприятиеләргә, һичшиксез, ярдәм күрсәтеләчәк, - диде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас