

Бүгенге утырыш профессиональ бәйрәм белән туры килде - беренче тапкыр республикада Сәнәгать хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сүзләренчә, агымдагы елның 10 аенда республика сәнәгате 3 процентка диярлек арткан. Төбәк җитәкчесе форсаттан файдаланып, "Ростех" предприятиесе җитәкчеләрен Уфада 14-16 декабрьдә узачак Халыкара бизнес атнасында катнашырга чакырды.
"Ростех" Дәүләт корпорациясенең авиация комплексы индустриаль директоры Анатолий Сердюков шулай ук төбәкнең индустриаль комплексы хезмәтчәннәрен Сәнәгать хезмәткәрләре көне белән котлады. Алга таба чарада вице-премьер, Башкортстанның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев ведомствоара комиссия йөкләмәләренең үтәлеше һәм республика белән "Ростех" арасындагы хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында сөйләде.
Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында Башкортстан белән "Ростех" арасында стратегик партнерлык турында килешү имзаланды. Ул, аерым алганда, республиканың мәгариф учреждениеләрендә дәүләт корпорациясе өчен квалификацияле кадрлар әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлек итүне күздә тота. Документка Радий Хәбиров һәм Анатолий Сердюков кул куйды.
Фото: itcrumbs.ru