+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
1 декабрь 2022, 10:28

Финанс грамоталылыгы тормыш дәрәҗәсен билгели

Башкорстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова җитәкчелегендә финанс грамоталылыкны арттыру буенча Координация советы әгъзалары белән утырыш узды.

Финанс грамоталылыгы тормыш дәрәҗәсен билгелиФинанс грамоталылыгы тормыш дәрәҗәсен билгели
Финанс грамоталылыгы тормыш дәрәҗәсен билгели

- 2017-23 елларга Русиядә финанс грамоталылыгын арттыру стратегиясен гамәлгә ашыру - Русия Федерациясе дәүләт сәясәтенең иң мөһим юнәлешләренең берсе. Халыкның финанс грамоталылыгы гражданнарның тормыш сыйфатына тәэсир итә һәм илнең икътисади үсеш факторы булып тора.

Безнең алда Башкортстанда яшәүче барлык яшьтәге һәм социаль якланмаган категориядәге халыкның финанс грамоталылыгын арттыру буенча ведомствоара хезмәттәшлекне көчәйтү бурычы тора. Бары уртак эш кенә мәгълүмат кыры һәм шартлар тудырачак, шуңа күрә республикада яшәүче һәркем кирәкле финанс белемнәрен, күнекмәләрен һәм гадәтләрен ала алачак, - дип ассызыклады Лира Игътисамова.

Иң яхшы тәҗрибәләрне алга таба масштаблырак итү, муниципаль берәмлекләрне халык белән эшләүгә җәлеп итү, гражданнарның инвестиция, салым, санлы, бюджет грамоталылыгын үстерү өчен мәгълүмати-аңлату эшләрен көчәйтү, шулай ук эшмәкәрләрне инициативалы рәвештә җәлеп итү планлаштырыла.

Киңәшмә барышында республика финанс грамоталылыгы үзәге («Башкортостан Республикасының финанс тикшеренүләре үзәге») эшчәнлегенең башлангыч нәтиҗәләре җентекләп каралды.

Киңәшмә эшендә «Башкортстан Республикасының финанс тикшерү узәге» директоры Евгений Декатов, Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары буенча агентлык җитәкчесе Максим Ульчев, Русия Үзәк банкы Урал баш идарәсенең Башкорстан буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе Марат Кашапов чыгыш ясадылар.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас