

Чарада төбәк җитәкчесе предприятие һәм оешма коллективларын Республика сәнәгать хезмәткәрләре көне белән котлады.
"Башкирские злаки" компаниясе директоры Хәмит Аймаханов Ярмәкәй районында тәүлегенә 120 тоннага кадәр ашлык эшкәртелүче заманча тегермән комплексын төзү проектын тәкъдим итте. Инвестор якынча 220 миллион сум кертергә һәм объектны 2024 елда эшләтеп җибәрергә планлаштыра. Проектны гамәлгә ашыруның бер этабы - 15 мең тоннага элеватор төзү. Барлыгы производствода 30 эш урыны булдырылачак.
Тегү производствосын үстерү планнары турында "Дельта" предприятиесе директоры Светлана Кузьмина сөйләде. Компаниянең Уфада һәм Мәләвездә илнең нефть-газ комплексының эре предприятиеләре өчен махсус киемнәр җитештерә торган мәйданчыклары бар. Яңа проект кысаларында Уфада һәм Бишбүләктә 2 тегү фабрикасы төзү каралган. Инвестицияләрнең гомум күләме - 100 миллион сум. Яңа цехларда 100 кеше эшләячәк. Белгечләрнең бер өлеше Бәләбәй механикалаштыру һәм электрлаштыру колледжының Бишбүләк филиалында укыячак.
Башкортстан Башлыгы компаниянең нәтиҗәле эшләвен һәм аның белгечләренең лаеклы хезмәт шартларын билгеләп үтте.
- Җиңел сәнәгать - җиңел түгел, әмма икътисадның бик кирәкле юнәлеше. Кешеләр сезгә эшләргә килә, чөнки сез яхшы хезмәт хакын түлисез. Бу - кадрлар мәсьәләсенең иң дөрес чишелеше, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru