+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
2 декабрь 2022, 13:00

Башкортстанның авиация сәнәгать кластеры реестрга керде

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

Башкортстанның авиация сәнәгать кластеры реестрга кердеБашкортстанның авиация сәнәгать кластеры реестрга керде
Башкортстанның авиация сәнәгать кластеры реестрга керде

"Башкортстанның авиация сәнәгать кластеры Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы реестрына кертелде. Бу - республиканың федераль исемлеккә кергән икенче кластеры. Аңа 10 сәнәгать предприятиесе керә, шул исәптән Уфаның "Молния" һәм "ОДК-УМПО".

Авиацион сәнәгать кластерын үстерү программасында 2026 елга анда катнашучылар түбәндәге күрсәткечләргә ирешергә тиеш дип исәп тотыла: сәнәгать җитештерүе күләме - 125 млрд. сум, төп капиталга инвестицияләр - 3,4 млрд. сум, эш урыннары саны - 26 меңнән артык.

Хәзерге вакытта кластерда катнашучылар металл эшкәртү станоклары һәм узеллары, авиация сәнәгате өчен комплектлау җайланмалары җитештерү һәм эшләү буенча 2 уртак проектны гамәлгә ашыра. Аларны гамәлгә ашыру сроклары - 2022-26 еллар, финанс салуларның гомум күләме - 242 млн. сумнан артык.

Кластерны Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы реестрына кертү аның әгъзаларына продукцияне эшләүдән башлап, аны сериягә керткәнче дәүләт ярдәме чараларыннан файдалану мөмкинлеген бирә. Ә киләсе елдан шулай ук ташламалы режим кысаларында эшләү каралган", - дип яза ул.

Фото: t.me/agnazarov

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас