+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
2 декабрь 2022, 12:00

Лизинг компаниясе ярдәм итте

Финанслауның гомум суммасы 13 миллион сум тәшкил итте.

Лизинг компаниясе ярдәм иттеЛизинг компаниясе ярдәм итте
Лизинг компаниясе ярдәм итте

"Башкортстан Республикасының төбәк лизинг компаниясе" җәмгыяте "Тотрыклы үсеш" лизинг продукты кысаларында "Завод Спецагрегат" компаниясенә ЧПУ белән токарь станокларын лизингка алуга ярдәм итте. 2022 елда заводка шулай ук вертикаль фрезер эшкәртү үзәген сатып алуга ярдәм күрсәтелгән. Финанслауның гомум суммасы - 13 миллион сум.

- Лизинг ярдәме төбәк эшкуарларына кирәк. Биш ел эчендә Төбәк лизинг компаниясе тарафыннан 3,73 миллиард сумлык 213 проект финансланды. Лизинг килешүләре буенча түбән процент ставкалары эшкуарларга җитештерүне модернизацияләргә, яңа җиһазлар сатып алырга, димәк, үсәргә мөмкинлек бирде, - дип билгеләде Башкортстан Республикасының эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

«Спецагрегат заводы» җәмгыяте бораулау һәм нефть-газ тармагы предприятиеләре өчен җиһазлар, комплектлау һәм запас частьләр белән комплекслы тәэмин итү белән шөгыльләнә.

Чит ил җитештерелгән токарь станокларын бу компания җитештерү куәтләрен үстерү, чыгарыла торган продукциянең сыйфатын арттыру, продукция җитештерүгә вакыт нормасын киметү һәм шуңа бәйле рәвештә чыгарыла торган продукция күләмен 20 процентка арттыру өчен сатып ала, бу өстәмә эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас