- Бүген республиканың Алжир белән товар әйләнеше бары тик химия сәнәгате продукциясен экспортлаудан гына тора. Шуңа да карамастан, без Алжир Республикасы белән сәүдә хезмәттәшлеген үстерүдә потенциал күрәбез, бу экспорт кына түгел, импорт та, шулай ук уртак инвестиция проектлары да. Очрашуда төрле тармаклардан төбәкнең 18 предприятиесе катнашты, аларның күпчелеге Алжир партнерлары белән элемтәләр урнаштырырга кызыксынуын белдерде, - дип шәрехләде Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Фото: pravitelstvorb.ru