+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
5 декабрь 2022, 12:55

"Халыкара бизнес атналыгы"нда нәрсәләр көтелә?

"Халыкара бизнес атналыгы" ХV форумының программа конференциясе утырышы үтә.

"Халыкара бизнес атналыгы"нда нәрсәләр көтелә?"Халыкара бизнес атналыгы"нда нәрсәләр көтелә?
"Халыкара бизнес атналыгы"нда нәрсәләр көтелә?

Чарага Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, ШОС Эшлекле советының башкарма секретаре Сергей Канавский, Беларусь Республикасының Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Крутой, "Стратегик эшләнмәләр үзәге" фонды президенты Владислав Онищенко, "Русия экспорт үзәге" генеральный директоры Вероника Никишина, "Яңа проектларны эшләтеп җибәрү буенча стратегик башлангычлар агентлыгы" генеральный директоры Светлана Чупшева, Русия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин, "Эшлекле Русия" Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы рәисе Алексей Репник, "МСП" корпорациясе" генеральный директоры Александр Исаевич чакырылган.

"Халыкара бизнес атнасы" форумы - төрле өлкәләрдән власть вәкилләрен, бизнес-берләшмәләрне һәм экспертларны берләштерүче, ел саен үткәрелүче икътисади вакыйга. Эшлекле программа кысаларында пленар утырышлар узачак, аларда катнашучылар елның икътисади нәтиҗәләрен чыгарачак, халыкара кооперация, экспорт, инвестицияләр һәм бизнес-бергәлекләрдән иң яхшы тәҗрибәләр үсеше турында фикер алышачак.

Чара барышында оештыручылар, төп спикерлар һәм экспертлар киләчәк юбилей форумы форматы турында сөйләячәк.

Фото: pressmia.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас