+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
5 декабрь 2022, 14:25

Туймазы бетон ташучы автомобильләр заводында - җитештерү буенча рекордлар!

Туймазы бетон ташучы автомобильләр заводы агымдагы елда продукция җитештерүне 2,2 тапкыр арттырган. Бу хакта предприятиенең генеральный директоры Фидан Арысланов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә сөйләде.

Туймазы бетон ташучы автомобильләр заводында - җитештерү буенча рекордлар!Туймазы бетон ташучы автомобильләр заводында - җитештерү буенча рекордлар!
Туймазы бетон ташучы автомобильләр заводында - җитештерү буенча рекордлар!

Завод җитәкчесе билгеләп үткәнчә, биредә бетон ташучы автомобильләр җиһазлау техникасы 1982 елдан бирле җитештерелә. Шул ук вакытта ел башыннан предприятие хезмәткәрләре саны 45 процентка арткан - 1221 кешегә кадәр. Ә уртача хезмәт хакы аена 46 мең сумга җиткән. Өстәвенә, завод җитештергән продукция Бәйсез Дәүләтләр Берлеге һәм ерак чит илләрдә дә югары бәяләнә. Заводның Кубага һәм Сүриягә продукция китерү тәҗрибәсе бар.

2023 елда предприятиедә җитештерү күләмен тагын 41 процентка арттырырга планда каралган. Моның өчен өстәмә рәвештә металл кисү буенча лазер җиһазлары, металл эшкәртү станоклары сатып алачаклар.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы коллективына нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде.

- Катлаулы икътисади шартларда предприятие үсешнең бик яхшы темпларына иреште. Моның өчен барлык хезмәткәрләргә рәхмәт! Һәм, әлбәттә, безнең партнёрга - "КамАЗ"га һәм аның генеральный директоры Сергей Когогинга зур рәхмәт, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас