Башкортстан Финанс министрлыгы югары сыйныф укучылары һәм студентлар арасында финанс грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрү өчен Русия Финанс министрлыгының Финанс грамоталылыгы үзәге һәм Почта Банк белән бергә «Пушкин белә!» конкурсын үткәрә.
Бу конкурста "Пушкин картасы" булган 14-22 яшьлек өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар катнаша ала.
Катнашу өчен, урыс әдәбиятының акча белән үзара мөнәсәбәтләре, шәхси финанслар белән идарә итү ягыннан кыска ролик төшерергә кирәк. Видео озынлыгы 1 минутка кадәр булырга тиеш.
Видеоны 25 декабрьгә кадәр "ВКонтакте" битендә бастырып чыгарырга һәм аңа #пушкинзнает хештэгы өстәргә кирәк.
Хэштег белән билгеләнгән барлык роликлар арасында 2022 елның 30 декабренә кадәр (кертеп), конкурсны оештыручылар финанс җәһәтеннән иң истә калырлык һәм дөрес 10ны сайлап алачаклар.
Фото: pravitelstvorb.ru