Ел саен форумның көн тәртибе киңәя, илдәге һәм дөньядагы вакыйгалар карала. Бу юлы чара мәйданында Донбасс, Луганск, Херсон һәм Запорожье өлкәләренә ярдәм итү буенча гуманитар программаларны гамәлгә ашыручы, шулай ук мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итүче эре корпорацияләр, меценатлар һәм хәйриячеләрне кабул итү узачак. Ә «Уфа диалогы» эшче төркемендә катнашучылар икътисади санкцияләрнең нәтиҗәләрен бетерү чаралары турында фикер алышачаклар.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров сүзләренчә, күмәк көнбатышның икътисади басымы фонында Уфада 14-16 декабрьдә узачак бизнес-атна бүген бик кирәкле конструктив багланышлар мәйданчыгы булачак. Исегезгә төшерәбез, 20 ил вәкилләре форумда катнашуларын раслады инде, аларның күбесе халыкара бизнес атналыгы хезмәттәшлек турында килешүләр имзаларга ниятли.
Төркия хезмәттәшләре өчен алда торган чара - илләр арасында элемтәләрне тагын да ныгыту мөмкинлеге. Төркия Республикасының Русиядәге Илчелегенең сәүдә киңәшчесе Мостафа Дедеоглу сүзләренә караганда, Төркия Русия белән товар әйләнешен 100 миллиард долларга кадәр арттыру белән кызыксына. Монда да төбәккә инвестицияләр төп рольләрнең берсе.
Башкортстанның актив позициясе республиканы ачык мөмкинлекләр төбәге итте һәм аңа халыкара рейтингларга керергә булышты. «Русия Федерациясе Финанс министрлыгының Фәнни-тикшеренү финанс институты»ның тармак икътисад үзәге җитәкчесе Инна Рыкова сүзләренә караганда, Башкортстанның «Евразия икътисади үзәге» комплекслы инвестиция проекты белән чыгу карары баштарак шик белән кабул ителгән. Тик ике ел эчендә проектка 6 төбәк кергән.
- Башкортстан - ачык мөмкинлекләр төбәге. Алдагы форумда Евразия икътисади үзәге проектының параметрлары һәм характеристикалары турында фикер алышачакбыз, ул бизнеска, чиктәш төбәкләргә, шул исәптән Евросоюз илләренә чыгу позицияләрен күрсәтәчәк, - дип билгеләп үтте Инна Рыкова.
Фото: mgazeta.com