

Прооектка керү өчен төп критерийлар булып түбәндәгеләр тора: еллык керем 400 миллион сумнан артырга; юридик берәмлекләрнең устав капиталында чит дәүләтләрнең салым резидентларының катнашу өлеше 50 проценттан артмаска; компания эшкәртү производстволары, авыл хуҗалыгы, транспорт, төзелеш, сәүдә өлкәләрендә эшләргә тиеш. Бу хакта Премьер-министрның беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов хәбәр итте.
- «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты товарларның һәм хезмәтләрнең көндәшлеген арттыру өчен эшли, оешма хезмәткәрләре арасында югары җитештерүчәнлек һәм нәтиҗәлелек культурасын булдыра. Безнең республикада проектны предприятиеләр өчен түләүсез рәвештә РЦК экспертлары гамәлгә ашыра. Алар предприятиеләргә, вакыт һәм кеше ресурслары буенча чыгымнарны киметеп, эш нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә, - диде Рөстәм Моратов.
"Хезмәт җитештерүчәнлеге" проекты Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елдагы май указы нигезендә расланган һәм 2024 елга илдә хезмәт җитештерүчәнлеген ел саен 5 процентка арттыру өчен шартлар тудырырга тиеш. Башкортстанда проект эшли башлаганнан бирле анда төбәкнең 144 предприятиесе катнашты, аларның күбесе шактый нәтиҗәләргә иреште дә инде. Әйтик, «Уралтехсистема» заводында насос станцияләрен әзерләгәндә процесс агып чыгу вакытын - 101 сәгатькә (525 сәгатьтән 424 сәгатькә кадәр) һәм агымдагы запасларны 216 тоннадан 108 тоннага кадәр киметүгә ирешкәннәр.
Предприятиедә РЦК экспертларының эше 6 ай дәвам итә һәм түбәндәге адымнарны күздә тота: җитештерүгә чыгу, җитәкчелек һәм коллектив белән танышу, эш процессларын бәяләү. Алга таба предприятиенең эш төркеме белән күрсәткечләрне яхшырту планы төзелә һәм конкрет максатлар куела. Мәсәлән, продукция җитештерүне 1,5 тапкыр арттыру, шул ук вакытта брак күләмен һәм партияне чыгаруга кирәкле вакытны киметү.