+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
7 декабрь 2022, 06:56

"Росреестр" ярдәмгә килә

6 декабрьдә Башкортстан Республикасы буенча "Росреестр" идарәсенең дәүләт регистраторлары 2022 елда күпфункцияле үзәкнең 15 офисында эшкуарлар һәм гражданнар өчен консультацияләр үткәрде.

"Росреестр" ярдәмгә килә"Росреестр" ярдәмгә килә
"Росреестр" ярдәмгә килә

Бу көнне белгечләргә консультация ярдәме сорап 50дән артык кеше мөрәҗәгать иткән.

- Агымдагы елда "Росреестр" идарәсе хезмәткәрләренең шәхси консультация көннәре күпфункцияле үзәк офисларында 12 тапкыр үткәрелде. Алар барышында 700гә якын кеше хокукый ярдәм алды, шул исәптән күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле шактый катлаулы мәсьәләләрне хәл итә алды.

Без бу уртак чараларга мөрәҗәгать итүчеләр тарафыннан сорау булуын күрәбез һәм аларны 2023 елда даими рәвештә үткәрергә планлаштырабыз, - дип шәрехләде «Минем документлар» үзәгенең директоры Наталья Куприянова.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас