"14-16 декабрьдә Уфада узачак "Халыкара бизнес атналыгы" форумының программалы конференциясе Мәскәүдә үтте. Федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге 500дән артык спикер көтәбез. 20дән артык илдән 3 меңләп кунак катнашачагын расладылар.
Форумның беренче көнен технологик үсешкә һәм инновацияләргә багышлыйбыз. "Башкортстан сода компаниясе" – Русия химия сәнәгатен үстерү флагманы» дип аталган гранд-секция узачак.
Икенче көнне дустанә илләр белән ике яклы хезмәттәшлекне үстерү перспективаларын өйрәнәчәкбез. "АФК системасы» компаниясе белән хезмәттәшлек мәсьәләләрен тикшерәчәкбез.
Өченче көнне икътисад үсешенә багышлыйбыз. Дәүләт-хосусый партнерлык, Ислам банкингы үсеше һәм башка мәсьәләләрне карап чыгачакбыз.
Юбилей Халыкара бизнес атналыгы чарасы барышында 50дән артык килешүгә кул куярга планлаштырабыз. Алар арасында - ике төп килешү. Беренчесе - Башкортстан IТ-компаниясе белән 25 миллиард сумлык агропарк төзү буенча. Икенчесе - "Алга" махсус икътисади зонасы территориясендә 4,5 миллиард сумлык инвестицион проектны гамәлгә ашыру буенча "Файбер Нутриш" компаниясе белән килешү", - дип язган ул.