+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
8 декабрь 2022, 08:18

Карман электр станциясе – Башкортстан горурлыгы!

Аның яңартылган энергоблогын сафка кертү ГРЭС эшен тагын да нәтиҗәле итәчәк. Республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм “Интер РАО” холдингы генеральный директоры Борис Ковальчук Башкортстан белән идарә итү үзәгеннән Карман электр станциясенең яңартылган энергоблогын эшләтеп җибәрүдә катнаштылар, шулай ук ЦУР мөмкинлекләре белән таныштылар.

Карман электр станциясе – Башкортстан горурлыгы!Карман электр станциясе – Башкортстан горурлыгы!
Карман электр станциясе – Башкортстан горурлыгы!

Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе начальнигы Елена Прочаковская аларга Үзәк турында тулырак сөйләде. Аның сүзләренчә, Башкортстан белән идарә итү үзәгенең мәгълүмати системалары
“Инцидент-менеджмент” һәм “Дәүләт хезмәтләре". Бергәләп хәл итәбез” элемтә платформасыннан гыйбарәт. 16 юнәлеш буенча 73 мәгълүмати панель булдырылган. Бу – санлы үсеш һәм профильле министрлыклар эшләнмәләре. Ә мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен Үзәккә министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләре, төбәк операторлары вәкилләре тоташтырылган.

Борис Ковальчук Үзәк хезмәткәрләре эшен югары бәяләде.
– Республика белән идарә итү үзәгендә иң мөһиме – дөрес юнәлештә эшләүче коллектив. Кешеләр үз эшеннән –канәгатьлек, ә төбәк халкы тәгаен нәтиҗәләр ала. Республика алдында торган зур бурычларны хәл итү күзлегеннән караганда, мондый үзәкнең булуы төрле проектлар белән нәтиҗәле идарә итәргә мөмкинлек бирәчәк, – диде ул.

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров, үз чиратында, Республика белән идарә итү үзәгенең дөрес карарлар кабул итәргә һәм Башкортстанны алга таба этәрергә мөмкинлек бирүен ассызыклады.

Шул ук көнне республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм “Интер РАО” холдингы генеральный директоры Борис Ковальчук онлайн-форматта Карман электр станциясенең яңартылган 3нче энергоблогын эшкә кушу тантанасында катнаштылар.

Капитал салулар күләме 2,4 миллиард сум булган масштаблы проект 2020 елның ноябрендә старт алган. Ул ике этапта гамәлгә ашырылган. Нәтиҗәдә, җиһазларның хезмәт итү вакыты һәм ышанычлылыгы арткан, ә электр энергиясен җитештерүгә ягулык чыгымнары кимегән. Бу эшләрне “Башкортстан генерацияләү компаниясе” башкарган. Әлеге проект җылылык генерациясен модернизацияләү буенча Президент программасы чикләрендә тормышка ашырылган. Шуны да әйтергә кирәк: Карман ГРЭСы – республикада әлеге федераль программа буенча модернизация үткән беренче объект.

– Карман ГРЭСы – республикада иң зур электр станцияләренең берсе, безнең флагман, Башкортстанның горурлыгы. Республикада җитештерелгән барлык энергиянең өчтән бер өлеше аның исәбенә туры килә. Әлеге блокны яңарту ГРЭС эшен тагы да сыйфатлы һәм нәтиҗәле итәчәк. Борис Юрьевичка һәм “Интер РАО” җәмгыятенә, республика белән тыгыз бәйләнештә торып, шушындый күләмле эшләр башкаруы өчен рәхмәт белдерәм. Алдагы бишьеллыкка да планнарыбыз зур, – диде Радий Хәбиров.

– Карман ГРЭСы сафка кертелүенә киләсе елда 55 ел була. Ә бүген биредә зур вакыйга – яңартылган энергоблок эшкә кушыла. Модернизация вакытында без әле кулланырга яраклы җиһазларны ремонтлыйбыз, бу исә финанс чыгымнарын киметү мөмкинлеге бирә. Шунысын аеруча билгеләп үтәсе килә: барлык җиһазлар да үзебезнеке, илдә җитештерелгән. Республика электр энергиясе белән ышанычлы тәэмин ителәчәк, – диде Борис Ковальчук.

Өченче энергоблок Карман ГРЭСында, гомумән, Русиянең бердәм энергосистемасында, 50 ел эшләгән һәм 83 миллиард кВт электр энергиясе җитештергән. 2019 елда ул Русия Хөкүмәте боерыгы белән генерацияләүче объектлар исемлегенә кертелгән һәм биредә күләмле ремонт эшләре алып барылган. Яңартылганнан соң, яңа елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак, электр энергиясе һәм куәте базарына чыгачак.

Модернизациянең беренче этабы станциядә 2020 елда башлана һәм биш ай дәвам итә. Бу чорда югары басым цилиндрында эчке һәм тышкы корпуслар, роторлар, төрле аппаратлар алмаштырыла. Шулай ук энергоблокның пар казанында күләмле эшләр башкарыла. Ә икенче этап узган елның декабрендә башлана. Бу чорда пар турбинасының югары басымлы цилиндрының терәк һәм көйләүче клапаннары, пар җылыткычлары һәм ягулык экраннары, пар казаны, торбалар яңартыла. Гади укучы өчен башкарылган эшләрнең күләмен күз алдына китерү дә читен. Хәер, яңартуның нинди колач белән баруын сөйләп тору кирәк микән? Биредә модернизация вакытында металл гына да 984 тонна файдаланыла. Шушы саннардан чыгып та башкарылган эшләрнең күләмен чамалап буладыр.

Әлеге яңарту предприятиегә нәрсә бирә соң?
– Беренчедән, энергоблоктың куәте 13 мегавольтка артып, 316 МВтка җитте, икенчедән, электр энергиясен җитештерүгә киткән шартлы ягулыкның күләме кимеде. Әйтик, һәр җитештерелгән киловаттка шартлы ягулык күләме 4-5 граммга гына кимесә дә, бу, акчага күчергәндә, дистәләгән миллион сум белән исәпләнә. Өченчедән, башкарылган эшләр җиһазлар ресурсын янә 30 елга озайтырга, аның нәтиҗәле һәм авариясез эшен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, – диде “Башкортстан генерацияләү компаниясе” генеральный директоры Виктор Лариошкин.

Модернизация проектының генераль подрядчысы – “Интер РАО-Инжиниринг” җәмгыяте. Шулай ук мәйданчыкта “КВАРЦ Групп” җәмгыятенең Уфа филиалы, “РЕМЭКС”, “Теплоэнергомонтаж” һәм “МК “ЦЭТИ” җәмгыятьләре төрле эшләрне башкарган.

– Ноябрь башында яңартылган 3нче энергоблокта комплекслы сынауларны тәмамладык. Сынау барышында казанлык һәм турбина җиһазларының эше барлык техник параметрларга һәм характеристикаларга туры килде, ягъни максатыбызга ирештек, – ди Виктор Лариошкин.

Әлеге объектның электр энергиясе җитештерү тармагы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан ачылуы да зур мәгънәгә ия. Республика Башлыгы Радий Хәбиров моны аерым билгеләп үтте.

– Һөнәри бәйрәмегез алдыннан эшегезнең һәрвакыт ышанычлы һәм тоткарлыксыз булуын телим. Без сезнең хезмәтне югары бәялибез. Яктылык һәм җылылык өчен рәхмәт сезгә! – диде ул.

Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң” ның үз хәбәрчесе.
Нефтекама шәһәре.

Лариса Миронова фотолары.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас