Башлангычны шәһәр хакимияте белән концессион килешү төзү юлы аша гамәлгә ашыру тәкъдим ителә, проектка 212,67 миллион сум акча кертелә.
- Әлеге инвестиция тәкъдимен без спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыру һәм халыкка сыйфатлы спорт-сәламәтләндерү хезмәтләре күрсәтү максатыннан эшләдек. Бу очракта дәүләт-хосусый партнерлык системасы буенча проектны тормышка ашыру яклар өчен иң актуаль булачак, - дип билгеләде Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. - Бизнес-кейс концепциясе нигезендә ФОК бинасы ике өлештән торачак: универсаль спорт залы һәм төрле спорт секцияләре өчен биналарны берләштерүче корпус. Кейста тәкъдим ителгән исәпләүләр буенча, проектны гамәлгә ашыру срогы 1,5 ел тәшкил итәчәк.
Бизнес-тәкъдим белән Үсеш корпорациясе сайтының "Бизнес-кейслар" бүлегендә танышырга мөмкин.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте