

- Шунысын да билгеләп үтәм, 2022 елның гыйнвар-сентябрь айларында Башкортстанның товар әйләнеше 113 ил сәүдә партнерлары арасында Төркия 6нчы урында тора. Төркиядә Башкортстан вәкиле Марат Тансыккужин Русия Федерациясе Сәүдә вәкиллеге каршындагы командировкага кертелгән хезмәткәр статусында эшли. Аның ярдәме белән республикага 2,5 млрд. сумга якын инвестиция проектлары җәлеп ителде. Барыннан да элек бу Sanica Pipe компаниясенең "Уфа" индустриаль паркы һәм "Алга" МИЗ территорияләрендә пластик торбалар һәм җылыту батареялары җитештерүне оештыру буенча ике инвестпроекты, - диде Маргарита Болычева.
Шулай ук Башкортстан, 2021 елның декабренә булган мәгълүматларга караганда, Русия субъектлары арасында Төркиядән турыдан-туры инвестицияләр күләме буенча бишенче урында тора. Бу хакта "Русия-Төркия диалогы" ассоциациясе рәисе Мария Суворовская сөйләде. Халыкара бизнес атналыгы кысаларында ул «Башкортстан - Төркия: яңа чынбарлыкта сәнәгать диалогы» секциясендә катнашачак.
Фото: bashinform.ru