+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
13 декабрь 2022, 06:53

Башкортстан - башка төбәкләргә үрнәк!

Халыкара бизнес атнасының төп чараларының берсе - «Төбәк икътисады һәм шәһәр хуҗалыгы белән идарә итүне санлаштыру» стратегик сессиясе, аны Русия Төзелеш министрлыгы каршындагы «Акыллы шәһәр» эшче төркеме оештыра.

Башкортстан - башка төбәкләргә үрнәк!Башкортстан - башка төбәкләргә үрнәк!
Башкортстан - башка төбәкләргә үрнәк!
Мәйданчыкта Республика белән идарә итүнең мультифункцияле үзәге эше буенча уникаль тәҗрибәсе турында фикер алышачаклар.

- Кайбер урыннарда төбәкләр һәм шәһәрләр белән комплекслы идарә итүнең төп элементына әверелгән мультифункцияле идарә үзәкләре эшли. Башкортстанда мондый үзәкнең уникаль концепциясе тормышка ашырыла, ул икътисад-аналитика блогы һәм стратегик эшләнмәләр үзәге аша идарә итү һәм төрле санлы карарлар кабул итү сыйфатын күтәрүдә һәм куллануда үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтә.

Бу тәҗрибә барлык төбәкләр өчен дә файдалы һәм масштаб өчен үрнәк булырга мөмкин. Моны федераль үзәк ярдәмен һәм субъектларның үз мөмкинлекләрен берләштереп ничек эшләп була икәнлеге турында стратегик сессиядә фикер алышачакбыз, - диде санлы икътисадны үстерү фондының бизнесны һәм дәүләт идарәсен санлы трансформацияләү компетенцияләре үзәге директоры Юлия Алферова.

Фото: bash.news

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас