+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
13 декабрь 2022, 11:13

Бюджетта хезмәт хакы артачак?

Президент Путин Хөкүмәткә 2023 ел башында бюджет хезмәткәрләренә хезмәт хакын арттырырга кушты.

Бюджетта хезмәт хакы артачак?Бюджетта хезмәт хакы артачак?
Бюджетта хезмәт хакы артачак?
Президент Путин Хөкүмәткә 2023 ел башында бюджет хезмәткәрләренә хезмәт хакын арттырырга кушты.

Тиешле күрсәтмәләр Кремль сайтында бастырылган.

"Русия Федерациясе Хөкүмәтенә, Русия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары белән берлектә: 2023 ел башында бюджет өлкәсе учреждениеләре хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү фондының 2022 ел нәтиҗәләре буенча факттагы үсеш темпыннан чыгып, икътисад өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең уртача айлык исәпләнгән эш хакының артуын тәэмин итәргә", — диелә документта.

Президент шулай ук киләсе ел дәвамында хезмәт хакларын тагын да көйләүне тәэмин итәргә кушты.

Фото: РИА Новости

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас