+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 Декабря 2022, 13:50

"БСК" 66 миллиард сум акча бүләчәк

Нинди максатта һәм кайчан? Бу хакта республика Премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итә.

"БСК" 66 миллиард сум акча бүләчәк"БСК" 66 миллиард сум акча бүләчәк
"БСК" 66 миллиард сум акча бүләчәк

"Бүген Уфада Халыкара бизнес атналыгы эшли башлады. Аның кысаларында химия сәнәгате үсеше турында фикер алышу булды, - дип яза ул социаль челтәрдә. - Республикада бу юнәлештәге флагман булып "Башкортстан сода компаниясе" тора. Бүген алар берничә стратегик юнәлешне тормышка ашыра:

1. Экологик мәсьәләләр. 2031 елга кадәр үсеш программасы расланды. Якындагы елларда 66 миллиард сумнан артык акча бүлү планлаштырыла. Компания өчен дә, республика өчен дә, нәтиҗәдә, аларның энергия нәтиҗәлелеген һәм җитештерүнең экологик яктан чиста булуын арттыруның тәэмин ителүе мөһим.

2. "Ак диңгез"ләрне рекультивацияләү. Бу - 2032 елга тәмамланачак зур проект. Соңгы өч елда "БСК" экологик чараларга 4,5 миллиард сумнан артык акча тотынган.

3. Импортны алыштыру. Эмульсион поливинилхлорид җитештерүгә якынча 16 миллиард сум салу планлаштырыла, аның нигезендә линолеум, обойлар, пленкалар ясала.

Бүген Башкортстан Хөкүмәте белән "БСК" арасында конструктив багланышлар урнашты. Алга таба да предприятиегә ярдәм итәчәкбез."

Автор:Резида Валитова
Читайте нас