- "Башкортстан сода компаниясе" безнең хосписны төзеп бетерә, ул ДНР һәм ЛНР халкы өчен актив рәвештә гуманитар йөкләр җибәрә, бүген солдатларыбызга да булыша. „Башнефть“, "БСК", башка предприятиеләргә, сугышчыларыбызга, аларның гаиләләренә йөрәк кушуы буенча ярдәм иткән өчен рәхмәт әйтәсем килә. Бүген безнең ике төп бурычыбыз — икътисадыбызның тотрыклылыгы һәм Ватаныбызны саклаучыларның гаиләләренә ярдәм итү, - диде Радий Хәбиров.
Русия Сәнәгать министрлыгының Химия–технология комплексы департаменты директоры Михаил Юрин "БСК"ның илнең химия сәнәгате флагманнарының берсе булуын билгеләп үтте. Химия тармагы җитештерү буенча да, куллану буенча да үсә. Эшкәртү производстволарында химия комплексы өлеше якынча 13 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта импорт төшә. 2020 елдан импорт өлеше 35,1 процентка кадәр кимегән.
Хәзерге вакытта Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында критик продуктлар булдыру мәсьәләсе белән актив шөгыльләнәләр.
"Башкортстан сода компаниясе" генеральный директоры Эдуард Давыдов компаниянең Русиядә кальцийлы һәм азык-төлек содасы җитештерү буенча - беренче урынны, поливинилхлорид җитештерү буенча өченче урынны алып торуын, шулай ук каустик сода җитештерүчеләрнең иң эре өчлегенә керүен һәм кабель пластикатлары җитештерү буенча лидерларның берсе булуын искәртте. "БСК"да агымдагы елның 10 аенда җитештерелгән продукция күләме 49 миллиард сумнан артып киткән, уртача хезмәт хакы 57,6 мең сум тәшкил итә.
Эдуард Давыдов "БСК"ның төп инвестпроектлары турында сөйләде, алар арасында гранулалы хлор кальцие җитештерү куәтен 300 мең тоннага арттыру, мембрана электролизы алымы белән натрий һәм хлор җитештерүне оештыру һәм эмульсион поливинилхлорид җитештерү.
Бу өч проектка гына да инвестицияләр күләме якынча 70 миллиард сум тәшкил итә.
Фото: "Башинформ" агентлыгы