

Форум мәйданчыкларында 50дән артык килешүгә кул кую планлаштырыла, 55 дискуссия мәйданчыгы эшләячәк, аларда федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге 500дән артык спикер чыгыш ясаячак.
Мәсәлән, бүген «Торатау» Конгресс-холлында форумның рәсми ачылышы булачак, шулай ук катнашучылар сәнәгать предприятиеләренә ярдәм итү мөмкинлекләре турында фикер алышачак, «Кризиста үсеш: бурычлар, чакырулар, карарлар» дип аталган Бөтенрусия Гаилә советының күчмә утырышы узачак, шулай ук кунакларга вузара студентлар кампусы проектын тәкъдир итәчәкләр.
Фото: Башинформ агентлыгы