Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Башта ул форумда төрле предприятиеләр тәкъдим иткән товарлар күргәзмәсе белән танышты.
- Хәерле көн, хөрмәтле дуслар, кунаклар! Барыгызны да безнең "Халыкара бизнес атналыгы"нда күрүемә шатмын. Бу чараның максаты - безгә ышанган, безнең белән бер юлдан баручы инвесторларга рәхмәт сүзләрен җиткерү, алга таба планнар кору, яңа проектларны гамәлгә ашыру.
Чарада чит илләрдән килгән коллегаларны күрүемә дә шатмын. Узган елгы форумда төп партнерыбыз Казахстан иде. Без алар белән бергә җитди проектларны гамәлгә ашырдык. Агымдагы елда партнерабыз - Беларусь Республикасы. Быел без алар белән берлектә алга зур адым ясадык, күп проектларны гамәлгә ашыра башладык. Алга таба да безнең мөнәсәбәтләр ныгыр гына дип уйлым, - диде республика җитәкчесе. - Форсаттан файдаланып, безнең эре компанияләргә: "Башнефть", "Газпром", "БСК" компанияләренә республикада уңышлы эш алып барулары өчен рәхмәт белдерәм. Шулай ук, кече предприятиеләргә дә безгә ышанганнары, бергә-бергә алга барганнары өчен рәхмәт!
Хөрмәтле дуслар! Барыгызны да "Халыкара бизнес атналыгы" старт алуы белән котлыйм һәм һәрберегезгә уңышлы эшчәнлек телим!
Фото: Динар Кәлимуллин