

Документ нигезендә, инвестор, элек ниятләнгән планнар белән чагыштырганда, капитал салулар күләмен арттырган һәм проектны гамәлгә ашыру срокларын төзәткән.
Документка Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, Благовещен районы хакимияте башлыгы Олег Голов һәм "Озон Уфа" компаниясе идарәсе директоры урынбасары Владимир Гончаревич кул куйдылар.
Инвестпроект 2024-27 елларда "Благовещен" алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә Русиянең иң эре маркетплейсларының берсенең логистик комплексын төзүне күздә тота. Сүз НДС белән 2,5 миллиард сум күләмендә капиталь кертемнәрне җәлеп итү һәм 850 яңа эш урыны булдыру турында бара. Комплекс территориясендә товарларны кабул итү, саклау, төрү, заказлар җыю, төяп җибәрү һәм башка хезмәтләр оештырылачак.
Фото: pravitelstvorb.ru