

Пилотсыз авиация кластерын булдыру өчен республиканың потенциалы шактый югары: бизнес һәм җитештерүне үстерү өчен барлык шартлар да булдырылган. Мондый фикерне Халыкара бизнес атналыгы барышында "Стратегик эшләнмәләр үзәге" фондының төбәкләрнең икътисад үзәге директоры Марат Фәттахов белдерде.
- Пилотсыз системалар сәнәгатьтә һәм логистикада гына түгел, ә авыл һәм шәһәр хуҗалыклары өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү өчен дә популярлаша бара. Без заманча инфраструктура нигезендә пилотсыз авиация тармагын формалаштырырга уйлыйбыз. Яңа перспектив базарларда бу - принципиаль яңа юнәлешләр һәм продуктлар, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының Стратегик эшләнмәләр үзәге директоры Рөстәм Дәүләтов.
Халыкара бизнес атналыгы кысаларында "Башкортстан Республикасында эксперименталь хокукый режим кертү" дигән презентация сессиясе дә узды. Сессиядә каралган мәсьәләләр арасында: эксперименталь хокукый режим кысаларында кертелә торган санлы инновация; пилотсыз очу аппаратлары кулланып, бердәм санлы киңлек формалаштыруның нәтиҗәлелеген арттыру.
"Флай Дрон" компаниясе генеральный директоры Никита Данилов эксперименталь хокукый режим кысаларында гамәлгә кертелә торган санлы инновациянең актуаль сорауларына кагылды, компаниянең уникаль проект төзегәнен билгеләп үтте. Әлеге проект үз эченә кулланучыны тиз теркәү, картография сервисында пилотсыз очуга запрос формалаштыру, география нигезендә очышны килештерү өчен инстанцияләрне автоматлаштырылган билгеләүне үз эченә ала.
Презентация сессиясе йомгаклары буенча Башкортстан Республикасында эксперименталь хокукый режим кысаларында хәл ителүче өстенлекле бурычлар каралды. Хәзерге вакытта эшләнгән программаның өченче этабы тәмамланды, анда дүрт өстенлекле юнәлеш тәкъдим ителде: авыл һәм урман хуҗалыгы, линия объектларына мониторинг һәм йөк ташу.
Фото: ibw-bashkortostan.com