+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 декабрь 2022, 16:52

Республика һәм "ДОМ.РФ" - хезмәттәшлек юлында!

Бүген Уфада старт алган Халыкара бизнес атналыгы кысаларында Башкортстан Хөкүмәте һәм "ДОМ.РФ" акционерлар җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Бу хакта Башкортстан Премьер-министры урынбасары Алан Марзаев социаль челтәрләрдәге рәсми битендә яза.

Республика һәм "ДОМ.РФ" - хезмәттәшлек юлында!Республика һәм "ДОМ.РФ" - хезмәттәшлек юлында!
Республика һәм "ДОМ.РФ" - хезмәттәшлек юлында!

"Килешү торак сатып алуга, яки төзүгә мәгълүмат технологияләре өлкәсе хезмәткәрләре өчен ипотека кредитлары буенча процент ставкасын киметү механизмын эшләү мәсьәләләрен күз уңында тота.

Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин агымдагы елның мартында Русиядә IT-тармак үсешенә ярдәм итүнең тизләтелгән чаралары турындагы указга кул куйды. Салым йөкләмәсен киметү, тикшерүләргә мораторий, яңа проектларга түләүсез грантлар, ташламалы кредит бирү каралган. Бу чаралар арасында еллык 5 процент ставкалы IT-белгечләр өчен ташламалы ипотека аерым урын алып тора", - дип яза ул.

Башкортстан Премьер-министры урынбасары Алан Марзаев сүзләренчә, "ДОМ.РФ" белән берлектә процент ставкасын киметү шартларын билгеләүче тиешле норматив хокукый акт проектын эшләү планда каралган.

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Денис Таваев
Читайте нас