

Андрей Назаров кереш сүзендә, планнарны тормышка ашыруда максатка омтылышлары һәм Башкортстан Республикасы белән эшен дәвам итүләре өчен барлык җыелганнарга рәхмәт белдерде. Премьер-министр ил азатлыгын яклауда катнашучыларга ярдәм күрсәтүче барлык кешеләргә рәхмәтен белдерде.
- Бүгенге көндә республиканың икътисади үсешенә «Башнефть», «Газпром нефтехим Салават», «Башкирская медь», «Салаватстекло», «Полиэф» оешмалары керткән өлешне аерым билгеләп үтү мөһим. Иң эре агросәнәгать предприятиеләре – «А7-Агро», «Северная Нива Башкирия», «Таврос», «РаевСахар» да шушы исемлектә. Предприятиеләребезгә алга таба ярдәм итү максатыннан, без элек гамәлдә булган салым ташламаларын саклап калдык һәм яңаларын эшләтеп җибәрдек. Санкцияләр шартларында республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча беренчел чаралар планы расланды, - дип билгеләп үтте Министрлар кабинеты җитәкчесе.
Премьер-министр сүзләренә караганда, республика ярдәме чаралары федераль дәрәҗәдә эшләнгән инструментларны тулыландыра, шулай ук «Алга» икътисади зонасы үсеше кысаларында актив эш дәвам итә.
- Бүген «Алга»ның 13 резиденты үз проектларын якынча 40 млрд сумга гамәлгә ашыра яки гамәлгә ашыра башлый. Республика ТОСЭРларына 125 компания якынча 50 млрд сум акча салырга һәм 10 меңнән артык эш урыны булдырырга планлаштыра. Хәзер бу сумманың 7 млрд сумга якыны инвестицияләнгән, 5 меңгә якын эш урыны булдырылган. Башкортстанда шулай ук 12 индустриаль парк һәм 18 технопарк эшли, ә Туймазы шәһәрендә Русиядә беренче мебель кластеры формалаштырылган. Федераль реестрга республика авиация һәм сәнәгать кластерлары кертелгән. Планда тагын 6 кластер булдыру, – дип ассызыклады Андрей Назаров.
«Инвестицияләр: заман чакырулары һәм яңа мөмкинлекләр» доклады белән Премьер-министрның беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов чыгыш ясады. Беренче вице-премьер соңгы өч елда республика инвестицияләр үсешенең тотрыклы югары темпларын күрсәтә, бу күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында алдынгы урыннарны били, дип ассызыклады.
"Алга, Башкортстан!" инвесторлар клубы утырышына йомгак ясап, Андрей Назаров, Республика сәнәгатен үстерү фонды ярдәме дә зур роль уйный, - дип белдерде. Аның эшчәнлек дәверендә 111 проектны гамәлгә ашыру өчен ташламалы финанслау бирелде, бу республика икътисадына 40 млрд. сумнан артык акча җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.
– Бүген барлык төбәкләр, шул исәптән Башкортстан да катлаулы шартларда яши. Мин беләм, сездә, инвесторларда да, ниндидер киеренкелек бар. Әмма төбәкнең эшлекле активлыгы үсеше бу чорда булган барлык ресурсларның нәтиҗәле кулланылуына бәйле. Бергәләп без Башкортстанның инвестицион җәлеп итүчәнлеген саклап кала һәм арттыра, төбәкнең тотрыклы үсешен тәэмин итә алабыз, – диде Андрей Назаров.
Чара җылы атмосферада узды һәм күңелле вакыйга белән тәмамланды. Андрей Назаров бүләкләр тапшырды һәм актив инвестиция позициясе өчен клубта катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.