+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 декабрь 2022, 16:30

Башкортстан белән Әрмәнстан яңа уртак проектлар өстендә эшли

15 декабрьдә “Халыкара бизнес атналыгы” кысаларында Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров Әрмәнстан Республикасының рәсми делегациясе белән очрашты. “Торатау” конгресс-холлында узган чарада хезмәттәшлекнең гамәлдәге юнәлешләре үсеше турында фикер алыштылар, шулай ук эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту өчен яңа уртак проектлар тәкъдим иттеләр.

Башкортстан белән Әрмәнстан яңа уртак проектлар өстендә эшлиБашкортстан белән Әрмәнстан яңа уртак проектлар өстендә эшли
Башкортстан белән Әрмәнстан яңа уртак проектлар өстендә эшли

Андрей Назаров Русия-Әрмәнстан мөнәсәбәтләре һәрвакыт дуслык һәм үзара хөрмәт традицияләренә нигезләнүе һәм корылуы хакында ассызыклады.

- Башкортстан белән Әрмәнстан арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлек сизелерлек ныгый. 9 ай нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше 15 млн. доллар дәрәҗәсендә булган. Ул 5 тапкыр диярлек арткан. Республика ирешелгән нәтиҗәләр белән генә чикләнми. Безгә сезнең товар ихтыяҗлары билгеле, һәм без махсус транспорт, электротехника продукциясе, дару препаратлары, минераль ашламалар һәм азык-төлек продуктларының киң номенклатурасы - бодай, көнбагыш мае һәм башка бик күп нәрсәләр озатырга әзер, - диде Премьер-министры Андрей Назаров.

Әрмәнстан вәкиле Гор Асрян ассызыклаганча, мондый очрашулар чит ил бизнесменнарын төбәкләрнең сәнәгать һәм инвестицион мөмкинлекләре белән таныштыру мөмкинлеге тудыра. Очрашуда катнашучылар Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры сүзләрен раслады, төбәкләр арасында актив үсеш һәм тышкы икътисади элемтәләрне ныгыту буенча 2022 елда "Торговый дом Башкортостан" компаниясе директоры Ишхан Гиносян белән эшли башларга килештеләр.

Чарага йомгак ясап, Андрей Назаров хезмәттәшлекнең хәзерге юнәлешләрен үстерү, яңа уртак проектларны тәкъдим итү максатыннан, киләсе елда Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендә төбәкнең рәсми делегациясе һәм эшлекле даирәләре сәфәрен планлаштыруны искәртте. Республика Хөкүмәте җитәкчесе мәдәни һәм эшлекле багланышларның киләчәктә дә республикалар арасында стратегик партнерлык рухында хезмәттәшлекне тирәнәйтүгә юнәлтеләчәгенә ышаныч белдерде.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас