

15 декабрьдә Уфада Халыкара бизнес атналыгы кысаларында Башкортстан белән Әрмәнстан Республикасы арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча "түгәрәк өстәл" оештырылды. Чара "Торатау" Конгресс-холлында узды. Чарада Башкортстан белән Әрмәнстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы вәкилләре, шулай ук Башкортстан эшкуарлары катнашты.
"Түгәрәк өстәл"дә катнашучыларны сәламләү сүзе белән республиканың тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрының беренче урынбасары Лена Изотова чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Башкортстан Республикасы су, тимер юл, торба үткәргеч, автомобиль магистральләре киселешендә, шулай ук Европа һәм Азия арасында транспорт узелы булып тора. Ул шулай ук ассызыклаганча, Башкортстан тирәли миллионлы биш сәнәгать шәһәренең урнашуы инвестицион проектларны җәлеп итүнең һәм тышкы сәүдә хезмәттәшлегенең өстенлекләре турында сөйли.
Өстәвенә, Башкортстан Республикасының тышкы икътисади эшчәнлектә эре катнашучы булуы һәм 113 чит ил, шул исәптән Әрмәнстан Республикасы белән дә, сәүдә элемтәләрендә торуы билгеләп үтелде.
Армавир өлкәсе губернаторы урынбасары Арнак Аветисян инвестицияләр җәлеп итү буенча тәҗрибә уртаклашты һәм чит ил партнерлары-контрагентлар белән уңышлы хезмәттәшлек мисалларын китерде. Үз чиратында, Армәнстан Республикасының Лория өлкәсе губернаторы урынбасары Гор Асрян мондый очрашулар чит ил бизнесменнарын төбәкләрнең сәнәгать һәм инвестиция мөмкинлекләре белән таныштыру мөмкинлеген тудыруы хакында ассызыклады.
"Түгәрәк өстәл" ахырында анда катнашучылар әлеге очрашу республикалар арасында үзара уңышлы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен яхшы башлангыч булыр дип өмет белдерде.