+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 декабрь 2022, 15:31

"Бизнес белән бизнес телендә сөйләшергә кирәк"

Халыкара бизнес атналыгында катнашучылар спорт оешмалары өчен салым преференцияләрен кабул итәргә тәкъдим иттеләр.

"Бизнес белән бизнес телендә сөйләшергә кирәк""Бизнес белән бизнес телендә сөйләшергә кирәк"
"Бизнес белән бизнес телендә сөйләшергә кирәк"

Евразия халыклары ассамблеясенең Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге һәм Башкортстан Республикасы Тышкы икътисади элемтәләр министрлыгы оештырган "Спорт һәм бизнес" "түгәрәк өстәл"е барышында анда катнашучылар спортта тәрбияләнгән сыйфатлар аларга бизнесны булдыруда һәм үстерүдә ничек ярдәм итүе турында фикер алышты. Хосусый-дәүләт партнерлыгы перспективалары һәм спорт тармагында уңышлы бизнес-модельләр, спортның әхлакый һәм патриотик кыйммәтләр формалашуга йогынтысы да игътибарсыз калмады.

- Спорт һәм дипломатия, кызганычка каршы, соңгы вакытта югалган төп мәгънәсен кире кайтарырга тиеш. Олимпиаданыкы булмаган спорт төрләре буенча беренче Евразия уеннарын уздыру әлеге процесста инструментларның берсе булырга тиеш. "Евразиада"ны үткәрү 2025 елга планлаштырылган, аның кайда узачагы әлегә билгеле түгел, әмма уеннарны берьюлы берничә төбәк кабул итәргә мөмкин. Ярышларны аларда уздыру өчен берничә төбәк заявка бирде. Ярышлар масштаблы булыр дип көтелә — 75 илдән 8 мең делегат беренчел заявка биргән, - дип белдерде "Евразиада" спорт һәм социаль проектлар һәм программалар дирекциясе" компаниясе генеральный директоры Илья Ломако.

Илья Ломако билгеләп үткәнчә,"Евразиада" кайбер Африка илләренең игътибарын да җәлеп иткән. "Түгәрәк өстәл"дә киләсе елда "Евразиаданы каршылап" ярышларын Уфа кабул итәчәк, дип искәрттеләр. Чарада катнашучылар ярышлар программасына нинди спорт төрләре керә алуы турында фикер алышты.

Шул ук вакытта илдә физкультура һәм спортны популярлаштыру авыр. Алар, нигездә, кирәкле биналар җитмәү белән бәйле. Бу хакта Дәүләт җыелышы-Корылтай комитеты каршындагы спорт буенча эксперт советы әгъзасы Ольга Семак сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, физкультура һәм спортны үстерүдә ярдәм итү өчен иганәчеләр җәлеп итү — бик авыр эш.

- Бизнес белән бизнес телендә сөйләшергә кирәк. Без аларга нәрсә тәкъдим итә алуыбызны аңларга кирәк. Безнең яктан бу - бик күп кешеләр булган кызыклы чаралар, клубта реклама банерлары. Мисал өчен, канцелярия супермаркетларының эре челтәре безнең партнер булды, безнең тәрбияләнүчеләр - аларны кулланучылар булуын аңладылар. Клуб өчен биналар - ул, гомумән, аерым тарих. Без аларны озак эзләдек, бер әйбер идеаль туры килде - Уфада сәүдә комплексында. Шуннан соң аренда түләве мәсьәләсе килеп чыкты, милекче, аны минималь дәрәҗәдә киметеп, безгә юл ачты. Бездән соң монда башка секцияләр дә ачыла башлады, спорт белән генә түгел, кул эшләре дә, биюләр дә. Минемчә, социаль проектлар ихтыяҗлары өчен сәүдә мәйданнарын үзгәртү темасы бик актуаль. Хәзер банкрот алды халәтендәге 200 сәүдә комплексы бар, һәм әгәр аларның үсеш концепциясен яңартмасаң, алар ябылачак, - дип белдерде Ольга Семак.

Фото: srgazeta.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас