+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Икътисад
15 декабрь 2022, 14:25
"Ел экспортеры" кем булды?
Уфада "Халыкара бизнес атналыгы" форумында республиканың иң яхшы экспортерлары бүләкләнде.
"Ел экспортеры" кем булды?
15 декабрьдә «Халыкара бизнес атналыгы» XV юбилей форумы кысаларында республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов республиканың эре бизнес, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арасында «Ел экспортеры» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын уздырды. Быел бу чарада Башкортстаннан 25 компания катнашты, шуларның 10сы җиңүче булды.
Рөстәм Моратов ассызыклаганча, Русия икътисадының иң мөһим юнәлешләренең берсе - экспортны үстерү, шуңа күрә хәзер мөмкин кадәр күбрәк компанияләрне экспорт системасы аша икътисади принципларны камилләштерүгә җәлеп итү бик мөһим. Аның сүзләренчә, конкурста җыелган кешеләр - үз хезмәтләре белән Русия экспорты күләмен арттыру бурычын хәл итәргә ярдәм итүче кешеләр.
- Икътисади чынбарлыкны исәпкә алып, безгә, әлбәттә, яңа партнерлык кирәк, безгә яңа контрактлар, хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре мөһим. Башкортстан Республикасы экспортының арта баруы мөһим. Узган ел бу 20 проценттан артык булса, быел - 13 процент. Республика икътисадының барлык юнәлешләре буенча да без уңай динамикада хәрәкәт итәбез. Башкортстан экспортка ярдәм итү юнәлешләре буенча Русиядә алдынгы урыннарны алып тора. Без проектларыбызны дәвам итәчәкбез, - дип билгеләп үтте Премьер-министрның беренче урынбасары.
Рөстәм Моратов бәйгене оештыручыларга аерым рәхмәт белдерде.
Җиңүчеләр турында тулырак:
https://www.bashinform.ru/news/social/2022-12-15/na-mezhdunarodnoy-nedele-biznesa-v-ufe-nagradili-luchshih-eksporterov-respubliki-3073805
Автор:
Ример Насретдинов
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"