+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 декабрь 2022, 08:33

"Халыкара бизнес атналыгының" икенче көнендә дә эш кайный

"Халыкара бизнес атналыгы" форумының икенче көнендә Уфада «Геобренд платформасы: локация, креатив, җаваплылык» секциясе старт алды.

"Халыкара бизнес атналыгының" икенче көнендә дә эш кайный"Халыкара бизнес атналыгының" икенче көнендә дә эш кайный
"Халыкара бизнес атналыгының" икенче көнендә дә эш кайный
Әлеге мәйданчык турындагы идея территорияләрне, предприятиеләрне, районнарны һәм шәһәрләрне алга этәрү турында белемнәр, идеяләр һәм очраклар җитмәү ихтыяҗы белән туды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үз чыгышларында әлеге фикерләрне ассызыклап үтте, ә төбәк Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров моны Мәскәүдәге программа комитеты утырышында яңгыратты.

Бүген Башкортстан башкаласына халыкара һәм федераль дәрәҗәдәге танылган спикерлар җыелды. Әйтик, Русиянең Җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча ассоциациясе әгъзасы һәм "PR News" агентлыгы генеральный директоры Лилия Глазова брендның ДНКсы һәм җиде «драйвер» буенча төбәкнең абруен булдыру турында сөйләде, «Серебряный Лучник» иҗтимагый элемтәләрне үстерү өлкәсендә милли премиянең Попечительләр советы рәисе, Русия реклама академиясе академигы Игорь Писарский гастрономик трендлар темасына сөйләде.

Плеханова исемендәге Русия икътисад университеты профессоры Марина Шилина февраль вакыйгаларының җәмгыятьне санлы шәһәрләр булдыруга яңача карарга этәрүен искәртте.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас