+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 декабрь 2022, 14:22

Казахстан белән хезмәттәшлек тагын да ныгый

"Халыкара бизнес атналыгы" форумы 20дән артык илнең бизнес вәкилләрен берләштерде. Форумга Казахстаннан гына да 11 компания килде. Потенциаль һәм гамәлдәге партнерлар республика предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәргә тели һәм халыкара кооперациягә җитди карый.

Казахстан белән хезмәттәшлек тагын да ныгыйКазахстан белән хезмәттәшлек тагын да ныгый
Казахстан белән хезмәттәшлек тагын да ныгый
15 декабрьдә узган «Башкортстан – Казахстан: Башкортстан белән Казахстан арасында кооперацияне тирәнәйтү мөмкинлекләре турында фикер алышу» секциясендә шул хакта сүз барды.

Башкортстан белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлекнең үзенчәлеген без аның гасырлар дәвамында җайга салынган чикара сәүдәгә ия булуын күрәбез, дип билгеләп үтте секция кысаларында Казахстан Республикасында Русия Сәүдә вәкиле киңәшчесе Андрей Петросьян.

- Казахстан белән Башкортстан сәнәгать кооперациясенең ике алымы бар. Бу партнер төбәктә җитештерүне локальләштерү һәм өзелгән технология чылбырларын тергезү. "Башкортстан содасы компаниясе" белән кооперациянең яхшы мисалын китерәм. Аның белән безнең Казахстан территориясендә гамәлгә ашырырга планлаштырган берничә проектыбыз бар", — дип сөйләде Андрей Петросьян.

Башкортстанның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры урынбасары Валерий Галиев ассызыклаганча, ике республика арасындагы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре 2022-24 елларга юл картасында беркетелгән.

- Форум кысаларында без кер юу порошогы җитештерү өчен Казахстанга чимал китерү буенча килешү имзаладык. Шулай ук компанияләрнең берсенә еллык карбамидка ихтыяҗ 5 мең тонна булган минераль ашламалар экспортлау турында килешергә планлаштырабыз, - дип белдерде Русия Федерациясенең Казахстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан Республикасы вәкиле Урал Азнабаев.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас